Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл халкы аларга рәхмәтле

«Сезгә Өтәшкә авылында яшәүчеләр исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәм!» - дип язган Өтәшкә авыл җирлеге башлыгы Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллинга җибәргән рәхмәт хатында. 16 мартта чыккан янгынны сүндерүдә оператив эшләгән Норлат янгын сүндерүчеләренә Николай Тухтаркин үзе һәм авыл халкы исеменнән шундый хат юллый. Үзәк урамның 91нче йортында...

«Сезгә Өтәшкә авылында яшәүчеләр исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәм!» - дип язган Өтәшкә авыл җирлеге башлыгы Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллинга җибәргән рәхмәт хатында.
16 мартта чыккан янгынны сүндерүдә оператив эшләгән Норлат янгын сүндерүчеләренә Николай Тухтаркин үзе һәм авыл халкы исеменнән шундый хат юллый.
Үзәк урамның 91нче йортында яшәүчеләр кичке дүртләр тирәсендә төтен исе сизә. Бүлмәләрне бүлеп торган стена янып киткәнлеге беленә. Стена буйлап ут бик тиз үрмәли башлый. Яшәүчеләр үз көчләренең җитмәслеген аңлап, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Бу урынга беренчеләрдән булып Норлат авылы янгын сүндерүчеләре - Илдар Сабиров җитәкчелегендәге Айрат Азизов һәм машина йөртүче Җәүдәт Таһиров килеп җитә. Хәлне тиз арада аңлап, алар шунда ук янгынны сүндерә дә башлый. Озакламый Норлатның икенче янгын сүндерү бүлегеннән Госман Хәкимов белән Фәнис Фәррәхов та килеп җитә фаҗига урынына. Утны алар санаулы минутларда сүндерә. Норлат янгын сүндерүчеләренең оперативлыгы һәм һөнәри осталыгы аркасында күрше торак йортны һәм хуҗалык корылмаларын саклап калу мөмкин була.
«Янгын сүндерүчеләргә ныклы сәламәтлек, катлаулы һәм куркыныч эшләрендә уңышлар телибез», - диелгән янгын сүндерүчеләргә җибәрелгән рәхмәт хатында.
Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын сагы гарнизонының матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев