Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Автосалоннарда машина сату туктатылган

Бүгенге көндә барган икътисади вәзгыять базар мөнәсәбәтләренең төп уенчылары банкларга нык бәрә. Аларның кайберләре валюта сатуны һәм ипотека кредиты бирүне туктаткан. Шулай ук Казандагы машина сату салоннарында сумның бәясе төшү һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә, автомобиль сату туктатылган. Мәсәлән, "Транстехсервис", "АвтоВАЗ" һәм "Кан Авто" вәкилләре хәбәр иткәнчә, сату туктатылу вакытлыча күренеш,...

Бүгенге көндә барган икътисади вәзгыять базар мөнәсәбәтләренең төп уенчылары банкларга нык бәрә. Аларның кайберләре валюта сатуны һәм ипотека кредиты бирүне туктаткан.

Шулай ук Казандагы машина сату салоннарында сумның бәясе төшү һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә, автомобиль сату туктатылган. Мәсәлән, "Транстехсервис", "АвтоВАЗ" һәм "Кан Авто" вәкилләре хәбәр иткәнчә, сату туктатылу вакытлыча күренеш, чөнки автомобильләрнең бәясе буенча әлегә билгесезлек. "Делфо" һәм "Автолайф" автодиллерлары билгеләвенчә, сату буенча чикләүләр юк, тик бәя арту, әлбәттә, бар.

Ажиотаж бар җирдә дә күзәтелә. Халык туплаган маясының югалуыннан куркып, акчасын саклап калырга тырыша. Аналитиклар исә бу эшне тизрәк башкарырга киңәш итә, чөнки бездә җитештерелгән машиналарның бәясе сизелерлек артачак.

http://i1.smotra.ru/data/img/galleries/11966/68860/sm_img-632027.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев