Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

АТОМНЫ АВЫЗЛЫКЛАГАН ЯКТАШЛАРЫБЫЗГА ДАН!

Чернобыль атом станциясендәге һәм башка корылмалардагы аварияләрне бетерүдә катнашкан якташларыбыз батырлыгын хөрмәтләп, 26 апрель көнне шәһәрдә һәйкәл ачылды. Ул «Мирный» бистәсенең иң зур урамы - Комаров урамында куелды. Һәйкәлне ачу тантанасында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин катнашты. Аның чыгышының төп мәгънәсен - моның ише һәлакәтләр бүтән булмасын иде,...

Чернобыль атом станциясендәге һәм башка корылмалардагы аварияләрне бетерүдә катнашкан якташларыбыз батырлыгын хөрмәтләп, 26 апрель көнне шәһәрдә һәйкәл ачылды. Ул «Мирный» бистәсенең иң зур урамы - Комаров урамында куелды. Һәйкәлне ачу тантанасында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин катнашты. Аның чыгышының төп мәгънәсен - моның ише һәлакәтләр бүтән булмасын иде, дигән сүзләр белән җиткерергә мөмкин иде. Тантана ахырында һәйкәлнең нигезенә кызыл канәфер чәчәкләре салдылар.


Һәйкәлгә беркетелгән мәрмәр такталарда мөхтәрәм якташларыбызның исемнәре язылган. Җәмгысы 163 кеше катнашкан шул куркыныч эшләрдә. Иң авыры чыгырыннан чыккан атомны авызлыклавы булды, билгеле. Безнең районнан гына да анда 134 егетебез катнашты. Бөтен дөньяны тетрәндергән Чернобыль бәласен юк иткән батырларыбыз белән горурлана алабыз. Әмма шул үлем чыганагы белән көрәшкән егетләребез саны елдан-ел кими бара: бүгенге көндә 97 кеше исәптә тора. Шулар арасыннан 18 кеше, исәнлеген югалтып, төрле дәрәҗәдә гариплек алган.
Коточкыч фаҗига китереп чыгарган авария булганга 26 ел үтте инде. Тик аны онытырлык түгел. Галимнәребез уйлап чыгарган техниканың, җимерелгән очракта, кешенең ихтыярына буйсынмавы бөтен дөньяны борчый. Атом станцияләре байтак илләрдә төп энергия чыганагы булып тора.
Әлеге һәйкәлне илтифатсыз гына карап үтеп булмый. Атом-төш реакциясенә ташлар да каршы тора алмавын күрсәтә кебек ул. Шул кадәрле аждаһа гайрәте кулдан ычкынган очракта, аны авызлыкларга корбаннар таләп ителәчәген дә кисәтә кебек һәйкәл. Аның авторы - Яшел Үзән архитекторы Ольга Перепелкина.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X