Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

АТИлылар матур һәм төзек шәһәр сагында

Кешенең тормыш рәвеше - яшәү сыйфатын билгеләүче төп бәяләмә. Төзекләндерү, матурлау - Яшел Үзән муниципалитеты политикасы формалашуында мөһим тармакларның берсе булып тора. Безнең әлеге юнәлештә, 2014 елда шәһәр советы карары белән расланган кагыйдәләр дә бар. Алар - халыкның чиста һәм матур шәһәрдә яшәргә теләү таләпләренә буйсынып булдырылган иде.

- Тик халык үз таләпләрен куйганда төзекләндерү һәм матурлау оешмасының мөмкинлекләрен дә исәпкә алса иде. Чөнки кар явып өч сәгать үтми, муниципалитетның бернинди дә чара күрмәвенә канәгатьсезлек белдереп шалтыратулар башлана. Яшел Үзәннең чистартылырга тиешле юл челтәре, күп катлы йорт тирәләре һәм шәхси сектор - барлыгы 2 млн кв.м мәйданны норматив тәртипкә китерергә никадәр вакыт кирәклеген аңласалар иде, - ди районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин.
Чынлап та, җитешлеккә, матур тормышка ияләнәсе тиз. Барлык бәйрәмнәрнең югары дәрәҗәдә уздырылуын тиеш нәрсә кебек кабул итәбез. Ә шул купшылыкның казна кесәсен күпмегә такырайтуы турында уйлап та карамыйбыз. Шуны аңларга кирәк: аякны юрганыбызга карап сузарга өйрәнеп, акчаны мөһимрәк тармакка юнәлтергәме (мәсәлән, шул ук кар түгү мәсьәләсе), әллә күңел кыткысы таләбенә ияреп зур суммаларны күңел ачу чараларына сарыф итәргәме? Бизәү, матурлау, объект территория­ләрен тәртиптә тоту эшләре, әлбәттә, эшмәкәрләргә дә кагыла. Аларның бу сферадагы тырышлыкларын АТИ хезмәткәрләре контрольдә тота. Сәүдә һәм җәмәгать туклану оешмаларына фасадларын, витриналарын бәйрәмчә утлар белән бизәү рекомендацияләнгән иде. Эшмәкәрләрнең күпчелеге шәһәребезнең архитекторының әлеге концепциясен кабул итте. Кызганычка, 10% тирәсе эшмәкәр, Яшел Үзән башкарма комитетының бу тәкъдимен ишетмәмешкә салышты. Төзекләндерү һәм ямьләндерү кагыйдәләрен бозучыларга административ штрафлар барлыгын инде белмәгән кеше сирәктер. Аның күләме физик яки юридик затка карап, 2 меңнән алып 1 миллионга кадәр булырга мөмкин. ЯҮМР башкарма комитетының кулланучылар базары бүлеге белгечләре тарафыннан, ут белән бизәлеш өлкәсендәге тәртип бозуларга кагылышлы 10 беркетмә төзелгән.
- Бүген без шәһәребезне төзекләндерү буенча гаять зур планнарны тормышка ашыру юнәлешендә җаваплы һәм системалы эшнең башлангычын күрәбез. Язга, ишегалларын, парк-скверларны, урамнарны яшелләндерү акциясенә халыкны җәлеп итәргә ниятләп торабыз. Бергәләшеп яраткан шәһәребезне ЯШЕЛ итәчәгебезгә мин ышанам! - диде җитәкче.
Гөлнара ВӘЛИЕВА

Марат Хәялетдинов фотосы.

Гөлнара ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев