Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аракы сатучыларга таләпләр үзгәрә

2012 елның 1 гыйнварыннан алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучыларга бу эшчәнлекне, ягъни аларны ваклап сату күләмен декларацияләү бурычы куелды. Моның буенча федераль закон гамәлгә кертелде. Шушы эшчәнлекне декларацияләү тәртибен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының бүлек җитәкчесе Флера Гаязетдинова аңлатуынча, декларацияне электрон тәртиптә...

2012 елның 1 гыйнварыннан алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучыларга бу эшчәнлекне, ягъни аларны ваклап сату күләмен декларацияләү бурычы куелды. Моның буенча федераль закон гамәлгә кертелде.

Шушы эшчәнлекне декларацияләү тәртибен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының бүлек җитәкчесе Флера Гаязетдинова аңлатуынча, декларацияне электрон тәртиптә бирү, тутыру тәртибе һәм формасы РФ Хөкүмәте тарафыннан расланачак. Аның проекты алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәтнең рәсми сайтындагы «Хокук эшчәнлеге» бүлегендә бирелгән.
Проектта декларацияне квартал саен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә электрон яисә язма формада бирү, ә күчермәләрен «Росалкогольрегулирование» хезмәтенә җибәрү кирәклеге каралган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе югарыда әйтелгән эшчәнлек алып баручы оешмаларга кыска вакыт эчендә декларация формаларын алырга тәкъдим итә. Аларны хәзер «ЦентрИнформ» федераль дәүләт унитар предприятиесенең Казан филиалы белән ярашлы килешү төзегән «ЦентрИнформ» федераль дәүләт унитар предприятиесендә (тел. (843) 273-92-13), «Поволжский Удостоверяющий Центр» ЯАҖда ((843) 533-88-33), «Электрон хезмәтләр үзәге» ширкәтендә ((843) 570-54-72) алырга була.
«Росалкогольрегулирование» хезмәте хәбәрләренә караганда, беренче квартал өчен декларация 2012 елның июнендә кабул ителә. Тикшерелгән һәм ЭЦПда имзаланган «Росалкогольрегулирование» хезмәте билгеләгән форматтагы декларацияне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең электрон почта адресына (fsrar@tatalc.ru) җибәрергә кирәк. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе форматындагы ай саен бирелүче декларация элеккеге режимда алып барыла.
ТРда электрон имзалаучы электрон декларацияләр бирүче үзәкләр исемлегенә «Поволжский Удостоверяющий Центр» ЯАҖ, «ТаксНет» ЯАҖ, «Контур» СКБ, «Компания Тензор» ширкәте, «ЦЕНТРИНФОРМ» ФДУП кертелгән.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X