Алкогольнең чынлыгын интернетта тикшереп була
Илебезнең алкоголь базары яңа үрнәктәге федераль маркалар белән маркировкаланган спиртлы эчемлекләрнең дә подделкалары белән тулган һәм Россия төбәкләрендә андый ялган аракы эчеп агуланучылар сирәк күренеш булмаганга, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстан Республикасында алкоголь әйләнешенә өстәмә контроль оештырды. Яңа сервис Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatar.ru) тормышка ашырыла...
Илебезнең алкоголь базары яңа үрнәктәге федераль маркалар белән маркировкаланган спиртлы эчемлекләрнең дә подделкалары белән тулган һәм Россия төбәкләрендә андый ялган аракы эчеп агуланучылар сирәк күренеш булмаганга, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстан Республикасында алкоголь әйләнешенә өстәмә контроль оештырды.
Яңа сервис Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatar.ru) тормышка ашырыла башлады. Мондый хезмәтне тагын 5-114-115 номеры аша кесә телефоны ярдәмендә, бары тик сездән чыккан шалтырату өчен генә түләп тә алырга була.
Алкогольле эчемлекнең ялганмы, түгелмелеген ачыклау өчен, шешәнең капкачында (әгәр аракы Татарстанда җитештерелгән булса) яки наклейкасындагы штрих-код өстендә (әгәр аракы Татарстаннан читтә җитештерелгән булса) күрсәтелгән теркәлү партиясе номерын кертергә кирәк. Алкогольле эчемлек исеме, шешәнең күләме, эчемлекнең градусы, җитештерү датасы һәм җитештерүчесе турында информация алганнан соң, аны шешәдәге этикеткада язылганнар белән чагыштырырга кирәк.
Әгәр ике мәгълүмат та бер-берсенә тәңгәл килә икән, спиртлы эчемлек сыйфатлы һәм ул легаль сатыла. Әгәр мәгълүмат тәңгәл килмәсә, эчемлекне сатып алмаска һәм Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясенең кайнар линиясенә шалтыратырга кирәк: (843) 278-92-79.
Г.Минһаҗева әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев