Көн темасы
Александр Тыгин язылды, ә Сез?
2017 елның беренче ярты еллыгына матбугатка язылу кампаниясенең кызган чагы. Һәм «Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр» традицион акциясенә кушылучылар саны да артканнан арта бара.
Шушы көннәрдә әлеге акциягә район башлыгы Александр Тыгин да кушылып, мохтаҗ кешегә районда һәм шәһәрдә нәшер ителүче «Яшел Үзән» газетасын яздырды һәм үзе артыннан башкаларга да кушылырга өндәде.
- Кирәкле акция! Авыл җирлеге башлыкларына аерым мөрәҗәгать итәсем килә: халык белән якыннан, нәтиҗәле эшләвегезнең бер күрсәткече - авылыгызда яшәгән һәр кешенең сезне ишетүе ул. Халык районда чыгып килүче бердәнбер татар газетасына язылмый икән, бу сезнең эшегез турында күп нәрсә сөйли. Акциягә кушылып, сез дә әти-әниләрегезне, тирә-юнегездәге авыр хәлдә яшәүче күршеләрегезне, авылдашларыгызны сөендерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев