Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алдан әзерләнергә кирәк

Яз уртасына да аяк бастык, көннәр әле җылы, әле салкын яисә әле кар ява, әле яңгыр. Шуңа күрә хәзер аяк асты да бик юеш, уңайсыз. Мондый тотрыксыз һава торышында су басу очраклары булырга мөмкин. Гидрометеорологлар яз белән көз коры килер дип фаразлап торса да, язгы ташуны исән-имин уздырып җибәрергә кирәк...

Яз уртасына да аяк бастык, көннәр әле җылы, әле салкын яисә әле кар ява, әле яңгыр. Шуңа күрә хәзер аяк асты да бик юеш, уңайсыз. Мондый тотрыксыз һава торышында су басу очраклары булырга мөмкин. Гидрометеорологлар яз белән көз коры килер дип фаразлап торса да, язгы ташуны исән-имин уздырып җибәрергә кирәк бит әле. Ул быел гадәттәгедән 3-4 көнгә соңарып килә. Яшел Үзән районы Татарстанның язгы ташудан зыян күрергә мөмкин булган 24 торак пунктының берсе булып исәпләнә.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очракларына әзер булып торырга кирәк. Алдан әйтеп булмый бит, яз бәлки шулай хәвеф-хәтәрсез генә узып китәр.
Татарстанда су басулар нигездә явым-төшем күп булганда, яисә кар кинәт эрегәндә була. Су баса калса да, кешеләр каршы тора белергә тиеш. Моның өчен ташуга алдан әзерләнергә, йорт яннарын, ишегалларын кардан чистартырга, канаулар казырга була. Синоптиклар фаразына бу чорда аеруча игътибарлы булу кирәк.
Әгәр дә су басачагы билгеле булса, балаларны һәм өлкәннәрне куркынычсыз урынга эвакуацияләргә, мөмкинлектән чыгып, мөлкәтне саклап калырга кирәк. Ялгыз яшәүче күрше-тирәне дә онытырга ярамый. Терлекләрне, кош-кортны, йорт җәнлекләрен дә куркынычсыз урыннарга күчерергә туры килә. Әгәр дә су кинәт күтәрелә башласа, бу очракта су менеп җитә алмый торган урынга менәргә яисә суга батмый торган әйберләргә җайлашып урнашырга, зыян күрүчеләрне коткару чараларын күрергә кирәк. Суга баткан очракта авыр өс һәм аяк киемнәрен салып ташларга, нинди дә булса, батмый торган әйберне эләктереп алырга, агым буенча йөзәргә һәм ярдәм көтәргә, иң мөһиме - курыкмаска һәм паникага бирелмәскә.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган телефоннар: Бердәм коткару хезмәте - 01, 112(кәрәзле телефоннан); Россия МЧСының ТРдагы баш идарәсенең өлкән оператив кизү торучысы - (843) 227-46-46; ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина катастрофасы республика үзәгенең оператив кизү торучысы - (843) 293-49-95; ТР МЧСның эзләү-коткару хезмәте - (843)272-43-12.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев