Мәктәпне тәмамлар вакыт җиткәндә, күңелләр иләс-миләс килә башлый...
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга,
Уенга салмаса ихлас - менә бәхте аның шунда.
(Г. Тукай)
Сине - елак бер малай-шалай яки кызчыкны үзенеке итеп, якын күреп үстергән мәктәп, укытучылар белән аерылышасыңны уйлагач, ирексездән елыйсы ук килә. Мәктәп - үзе бер тормыш, укытучылар - шул тормыш юлыннан сине җитәкләп барган юлдашчыларың. Һәр чыгарылыш сыйныф укучылары арасында да шундый хисләр кичерүчеләр юк түгелдер.
Мәктәптә укыган вакытта, тизрәк аны тәмамлап, кулга урта белем турындагы таныклык алып, шәһәргә, район үзәкләренә китәсе килә күпләрнең. Әйтерсең лә, анда сине колач җәеп көтеп торалар. Китәрсең дә. Беркем дә мәктәптә уникенче сыйныфка укырга калмый. Безгә насыйп булган заманада белемеңне күпме телисең, ничек телисең, шулай киңәйтеп, арттырып була. Аеруча, интернет өстенлек иткән вакытта. Һәр почмактан Интернет челтәре сарып алып, китаплар да планшет, санак эчләренә күчтеләр хәзер. Китап тышларга, аңа язмаска, буямаска, ертылса - ябыштырырга өйрәткән укытучылар да, нәни укучысының тормышы белән яшәгән, баланың күңелен рухи яктан баеткан. Бала үзе Интернеттан укый, өйрәнә алса да, белемне тирәнрәк итеп укытучы бирүе шиксез. Әлбәттә, кешелек дөньясының алга китүе бик мөһим. Ләкин рухи байлыкны нәкъ менә сабый чактан, баштан балалар бакчасы, соңрак мәктәптән алабыз бит. Ә төп рольләрне тәрбиячеләр һәм укытучылар алып тора. Алай гына да түгел, мәктәп - икенче туган йортка әверелә.
Сыйныфташлар белән ничә еллар буе бергә уку дәверендә иң якын дусларга әйләнеп бетәсең. Мәктәптән китеп берничә еллар үткәч, укыган һәр дәресне, укыткан һәр укытучыны, сыйныфташлар белән кичергән һәр хис-кичерешләрне исеңдә тотасың, сагынасың да. Әлегедәй хисләр дә бик күпләргә таныштыр.
Тиздән бик күп укытучылар үзләренең кадерле укучыларына канат куеп, аларны киң сахралы олы тормыш юлына озатачаклар. Тагын бик күп мөгаллимнәр ярты җаннарын үзләренең «ул-кызлар»ына ияртеп җибәрәчәкләр. Әнә алар: синең кара чәчле, үткен телле укучы малаең бүген аеруча ничектер матуррак киенгән кебек тоела; уңгарак карасаң, аяз күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле, җитен чәчле укучы кызыңа ак канатлы ак алъяпкычы ныграк килешә шикелле күренә.
Үзәкләрне өзеп, күңелләрне дулкынландырып соңгы кыңгырау чыңлый. Менә кабат ярты йөрәгеңне үз балаңдай күргән укучыларыңа биреп чыгарасың, менә кабат ихлас күңелдән аларга дөрес юл, тугры дуслар, тел ачкычлары, белем сәяхәте телисең.
И кадерле укытучым!
Гөлүсә Зарипова
Олы Яке
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев