Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ачыктан-ачык сөйләшү

Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм полиция хезмәте җитәкчеләре «Ачыктан-ачык сөйләшү» акциясе («Открытый диалог») кысаларында халык белән очрашулар уздыра. 16нчы мәктәптә узган очрашу халыкның ачыктан-ачык сөйләшүгә тансыклаган булуын күрсәтте. Очрашу барышында иң күп сораулар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре турында иде. ОДН турындагы сорау - шуларның берсе. Әгәр, торак йортта яшәүчеләр...

Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм полиция хезмәте җитәкчеләре «Ачыктан-ачык сөйләшү» акциясе («Открытый диалог») кысаларында халык белән очрашулар уздыра. 16нчы мәктәптә узган очрашу халыкның ачыктан-ачык сөйләшүгә тансыклаган булуын күрсәтте.

Очрашу барышында иң күп сораулар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре турында иде. ОДН турындагы сорау - шуларның берсе. Әгәр, торак йортта яшәүчеләр белән алдан килешеп, электр счетчигы күрсәткечләрен бер көндә язып алып тапшырсаң, ОДН өчен түләү азрак килергә мөмкин.
Мирныйның алга таба үсеше белән дә кызыксынды очрашуга килүчеләр. Мирный (халык белән очрашулар нәкъ менә шушы микрорайонда башланды) - «Ачыктан-ачык сөйләшү» барышында муниципаль район башлыгы Сергей Батин әйтеп киткәнчә, Яшел Үзәннең үсешен билгели торган микрорайон.
Спорт корылмалары, мәктәпләр, балалар учреждениеләре - Мирныйда якын елларда төзеләчәк объектлар болар. Автовокзал бинасында кинотеатр эшли башлаячак, дигән хәбәрне дә сөенеп кабул итте халык. Шулай ук коммуналь хезмәтләргә түләү, ишегалларын һәм юлларны төзекләндерү (әйтик, Бакый Урманче урамында тротуар бөтенләй юк, җәяүлеләр машина юлыннан йөрергә мәҗбүр), хуҗасыз этләр турындагы сораулар да игътибардан читтә калмады.
Үзегезне борчыган сорау һәм тәкъдимнәрегезне муниципаль район башлыгына, төрле хезмәтләр җитәкчеләренә «Ачыктан-ачык сөйләшү» барышында бирергә мөмкин.
Киләсе очрашу 8 ноябрьдә - КФУ филиалында 11 сәгатьтә була. Шул ук көнне кичке сәгать 6да - 1нче мәктәптә. 9 ноябрьдә - кичке 6да 3нче гимназиядә.

Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250