Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Көн темасы

Абсолют батырга велосипед бирелде (фоторепортаж)

Яшел Үзәннең яшь көрәшчеләре узган шимбәдә муниципаль район башлыгы һәм "Яшел Үзән" газетасы призына уздырылган милли көрәш ярышында көч сынашты.

Бу традицион турнир унсигезенче тапкыр уздырылып, быел ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

90нан артык яшүсмер 5нче татар гимназиясенең спорт залында ике келәмдә көрәшеп, осталыгын күрсәтте. Быел бу турнирга Апас районыннан да яшь көрәшчеләр килгән иде. Милли спорт төре белән шөгыльләнүче спортчыларны әлеге турнир башлану белән котларга һәм аларга уңышлар теләргә Яшел Үзән муниципаль район хакимияте вәкилләре дә килде. Спортчыларны элеккеге көрәш ветераннары сәламләде. Балаларның һәр чыгышын күп санлы тамашачылар алкышлап, уңышларга дәртләндереп торды.

Яшел Үзәннең көрәш мәктәбендә һәм аның филиалларында шөгыльләнүче спортчылар үзләренең быел тагын бер баскычка күтәрелүләрен, җиңүгә булган омтылышларын күрсәтә алдылар. Бигрәк тә яшел үзәнлеләр, күгәйлеләр, карагуҗалылар, осиноволылар аерылып торды бу ярышта.

Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, грамоталар һәм призлар тапшырылдлы. Абсолют батыр - Яшел Үзән шәһәреннән Айнур Салаватовка безнең газетаның төп призы - велосипед бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев