Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

300 шәһәр арасында Яшел Үзән ничәнче?

Илебезнең иң уңайлы шәһәрләр рейтингын Domofond.ru. порталы төзегән исемлектә күрергә мөмкин.

Бу портал хезмәткәрләре россиялеләр арасында масштаблы сораштыру үткәрә. Аның нәтиҗәсендә Россиянең 300 шәһәр рейтингы төзелә. Анда Казан 50нче урынны алып тора. Әлеге исемлек халыкның 10 критерий буенча сораштыруда җавап биргән нәтиҗәләр буенча ачыклана.
Монда рәхәтләнеп яшәр өчен кирәкле булган факторларны - экология, чисталык, куркынычсызлык, спорт һәм ял, ТКХ, күршеләр,транспорт, балалар өчен инфраструктура, тормыш бәясе һәм кибетләрнең барлыгын күздә тотып бәя бирелгән. Аеруча өлкә үзәкләрендә яшәүчеләргә, тикшерү күрсәткәнчә, тормыш итү бәясенең түбән, ә спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен шартлар булу, шулай ук кибетләр төрлелеге ошый икән. Шунысы кызык: күршеләр һәм экологик торыштан канәгать булучылар азрак дәрәҗәдә.
Аеруча Геленджик, Грозный, Салехард (болар - өч лидер), шулай ук Ханты-мансийскида яшәүчеләр үз шәһәрен ярата. Башкаласы 50нче урында гына булган Татарстанның Яшел Үзән һәм Яр Чаллы шәһәрләре 18-19нчы урынны алып торуы гаҗәп кебек. Бу күренеш Казанның тормыш сыйфаты турында гына түгел, ә халкының югары таләпләргә дәгъва кылуы хакында да сөйләргә мөмкин. Шулай ук Төмәннең 26нчы һәм ике башкала Санкт-Петербургның - 34, Мәскәүнең - 36нчы урында булуы да халыкның таләпләре, ихтыяҗлары зур булуын күрсәтә.
Үзенә иң аз җәлеп итә торган шәһәрләр - Гуково, Вышний Волочек, Ржев, Рославль һәм Новочеркасск. Бу бишлек 300 шәһәр исемлеген тәмамлый.
Ә инде яраткан шәһәребез Яшел Үзәнгә килгәндә, бездә яшәү, чынлап та, уңайлы, рәхәт, тыныч. Бу - минем фикер. Ә газета укучыларыбыз бу хакта нәрсә уйлый икән? Яшел Үзән матур тормыш алып бару өчен җайлы шәһәрме?
Исламия Самойлова, сатучы:
- Яшел Үзән яшәр өчен бар яктан уңайлы кала, зур шәһәрләрне бөтенләй сөймим. Акъегет мәктәбен тәмамлагач ук, мин бирегә килдем, үземне шушында таптым, гаиләмне төзедем. Шәһәребез көннән-көн үсә, матурлана. Яраткан Яшел Үзәнебездә тыныч кына яшәргә язсын иде.
Гөлфия Латфуллина, педагог:
- Бик тә уңайлы шәһәр - ул безнең Яшел Үзән! Исеме җисеменә туры килеп тора. Тирә-юнебезнең яшеллеген, шәһәр уртасындагы күлебезнең матурлыгын сүз белән генә аңлатып булмый. Аннан кешеләре дә бик ягымлы, бигрәк тә «Яшел Үзән» газетасы журналистлары.
Дамир Габделнуров, төзүче:
- Теләгән җиргә җәяү генә йөрү мөмкинлеге бар. Яңа йортлар төзелү, сәүдә үзәкләре ачылу, әлбәттә, уңай күренеш. Яраткан шәһәремдә тагын да күбрәк чәчәкләр үсүен, юлларның төзек булуын, балалар мәйданчыгының, ял итү урыннарының артуын күрәсе иде.
Алия Гаязова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев