Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

13 гыйнвар – Россия матбугаты көне

Россиядә 1703 елның 13 гыйнварында Петр I фәрманы белән "Ведомости" газетасының беренче номеры дөнья күрә. Ә Россия матбугаты көненә һөнәри бәйрәм буларак, РСФСР Югары Советының 1991 елның 13 гыйнварында чыккан указы буенча нигез салына. Моңа кадәр аны, большевиклар газетасы "Правда"ның беренче номеры басмага чыккан 5 май көнне (иске стиль белән...

Дәүләт матбугаты турындагы беренче декрет 1917 елның 29 декабрендә чыга. 1918 елда В.И.Ленин инициативасы белән, Совет Россиясе басмаларын тарату максатыннан, Матбугат үзәге (Центропечать) оештырыла.

Матбугат көне ул - басмаларның һәм вакытлы матбугат, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең, журналистларның һөнәри бәйрәме. Бу бәйрәм үз эченә барлык массакүләм мәгълүмат һәм басма продукция җитештерү белән бәйле булган киң хезмәт ияләрен - наборщиклардан башлап корректорлар, редакторлар, журналистлар, публицистлар һ.б. ала. Бүгенге көндә ул - журналистика өлкәсендә эшләүче бихисап кеше армиясенең һөнәри бәйрәме. Алар арасына кәгазь генә түгел, ә виртуаль газета һәм журнал хезмәткәрләре дә керә. Чөнки хәзер Интернетта реаль тормыштагыдан бер дә ким булмаган күләмдә политик, иҗтимагый, фәнни һәм публицистик басмалар чыгарыла.

Басма хезмәт эшчеләре - "сүз" һөнәре осталары. Нәкъ алар тырышлыгы нәтиҗәсендә гади халык барлык вакыйгалардан хәбәрдар. Бүгенге көндә "пичәт көне"н үзенең бәйрәме итеп санаучылар саны гел артып бара. 2014 ел башында массакүләм мәгълүмат чаралары дәүләт реестрында якынча 88 мең төр теркәлкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев