Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

10 көн саен – бер приз

И-и, бар иде бит «Яшел Үзән»гә подписка кампаниясенең гөрләгән чаклары! Газета укучыларыбыз тормышына бер кызыклылык өстәп, нәрсәләр генә уйнатмадык лотерея уеннарында. Кемдер - микродулкынлы мич, кемдер - келәм, ә кемдер хәтта телевизор да күтәреп кайтып киткән чакларны хәтерлибез. Сакалы түгел, мәзәге, дип, балтырлы галуш, көрәк бүләк иткән вакытларыбыз да булды....

И-и, бар иде бит «Яшел Үзән»гә подписка кампаниясенең гөрләгән чаклары! Газета укучыларыбыз тормышына бер кызыклылык өстәп, нәрсәләр генә уйнатмадык лотерея уеннарында. Кемдер - микродулкынлы мич, кемдер - келәм, ә кемдер хәтта телевизор да күтәреп кайтып киткән чакларны хәтерлибез. Сакалы түгел, мәзәге, дип, балтырлы галуш, көрәк бүләк иткән вакытларыбыз да булды.

Ул галушлар тузгандыр, көрәкләр сынгандыр инде... Бу юлы көнкүрештә иң кирәкле әйберләр уйнатырга булдык, җәмәгать. Хәзер андый сыйфатлы товарларга кытлык. Шуңа күрә безнең бүләкләр сезгә озак хезмәт итәр дип уйлыйбыз. Беренче бүләгебез - чәй эчкән саен «Яшел Үзән»не искә төшереп тора торган чәйнек.
Призлар уйнатуда бары тик «Яшел Үзән»гә язылучылар гына катнаша. Игътибар итегез: призлар 10 көн саен уйнатыла. Бер тапкыр уенда катнашкан газета укучы калган уеннарда да катнашу һәм бүләк оту хокукы ала. Уен тәртибе барыгызга да яхшы таныш, чөнки мондый уенда бик күпләрегезнең катнашканы бар инде. Анда катнашу өчен 2012 елның икенче яртысына «Яшел Үзән»гә язылу турында квитанция күчермәсен редакция адресына җибәрергә һәм 10 көннән соң приз алырга килергә кирәк булачак. Бер авырлыгы да юк, дисәк, призлар арасында шактый зур габаритлы бүләкләр дә бар! Нәрсәме?! Анысы сер! Йә, кайсыгыз беренче?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев