10 кг он Күгешкә китте
Бүләкне бирүе рәхәт икән ул, җәмәгать. Яңа ел бәйрәмнәре узса да, без әле бүләкләрне тарата гына башладык.
Кыш бабайныкын түгел, ә редакциянекен. Көн дә кунаклар кабул итәбез. Бүген Күгештән тугрылыклы укучыбыз Сания апа Хәлилованың кызы Гөлназ кияве Рәдис белән 10 кг он алып китте. Сания апаның рәхмәтен һәм күбрәк сканвордлар чыгарырга кирәк дигән тәкъдимен дә җиткерделәр. Башваткычлар чишәргә ярата икән. Сания апа, теләкләрегезне ишеттек, бездән күп сәлам, сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев