Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Тиз алма пирогы

Уртасы бик йомшак һәм кырыйлары бераз кетердәп торган бәрхетсыман структуралы бик тәмле пирог. Аны пешерү өчен әллә ниләр кирәкми, ә көндәлек тормышта кул астыбызда булган әйберләрдән әзерләнә.

Кирәк була:

  • атланмай – 120 гр
  • йомырка – 2 данә
  • шикәр – 100 гр
  • каймак – 70 гр
  • он – 150 гр
  • разрыхлитель – 6 гр
  • ванилин – пычак очында
  • алма – 2-3 данә

Эретелгән атланмайга алдан шикәр һәм ванилинны, аннары йомырканың сарыларын, аннан соң каймакны салып, чиратлап һәрберсен болгатырга. Разрыхлитель белән кушылган онны да өстәп, яхшылап бутарга. Йомыркаларның агын аерым күпертеп, камырга салырга һәм болгатырга. Форманы майлап, камырны шунда бушатырга һәм өстенә чистартылып, телемләп туралган алма кисәкләрен, кабарынкы якларын өстә калдырып, тезәргә. 180 градускача кызган мичкә куеп, 30-40 минут пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев