Ташкабак, сыр һәм сарымсактан беленнәр
Якыннарыгызны үзенчәлекле азык белән сыйлыйсыгыз килсә, түбәндәге рецептны ясап карагыз.
Ингредиентлар:
- Ташкабак – 1 данә
- Тавык йомыркасы – 1 данә
- Сыр – 50 гр
- Сарымсак – 1 теш
- 1 аш кашыгы бодай оны
- Тоз – тәме буенча
- Вакланган кара борыч – тәм буенча.
Хәзерлек:
1. Ташкабакны кабыгыннан чистартырга һәм зур тишекле кыргычтан үткәрергә, туглап йомырка салырга, яхшылап бутарга.
2. Уылган ташкабакка кыргычтан үткәрелгән сыр һәм вакланган сарымсак өстәргә, тоз, борыч өстәргә, әлеге катнашмага он салырга да, болгатырга.
3. Үсемлек мае салынган табада ташкабак беленнәрен ике ягын әйләндерә-әйләндерә кыздырырга.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото: ясалма интеллект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев