Рукав эчендә пешкән искиткеч тәмле үрдәк рецепты
Мин үрдәкне тозлы суда тотмыйм. Ә тәүлек буена эчен-тышын тоз белән генә ышкып калдырам!
Соус:
1 әр калак бал, аджика, горчица;
2-3 тырнак сарымсак
Яратып кулланган приправа салып җибәрсәгез була, болай да бик тәмле!
Артык тозны юып, урдәкне корыткач, эчен маринад/соус бн ышкып телемнәргә телеп 1 апельсин, 6-7 әче кара җимеш салдым.
Тышында ышкылып рукав эчендә 1,5 сәг пешердем!!!
Искиткеч тәмле була, мин башкача пешермим дә!
Гөлүсә Рәхмәтуллина блогыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев