Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Кетердәп торган кәтермәчләр

Кетердәп торган, җип-җиңел кәтермәчләр (хлебцы) ашлар һәм салатлар янына да, шулай ук кабымлык сыйфатында да, мәсәлән, зарарлы чипсылар урынына да бик яхшы.

200 гр эре бөртекле он, солы кисәкләре (хлопья), төрле-төрле орлыклар алыгыз һәм 500 мл су, 50 мл үсемлек мае, тәменчә тоз белән кушып болгатып, камыр ясагыз.
Ул коймак камырыннан сыеграк булырга тиеш.

Пергамент җәелгән таба яки противеньгә юка гына катлам итеп җәегез. 160 градускача кызган мичтә 15-20 минут тотыгыз һәм алып, тиз-тиз генә тасмаларга яки шакмакларга бүлгәләгез.

Шуннан соң, кабат, 180 градускача кызган мичтә 15 минут пешереп бетерегез.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев