2 порция чыга (әгәр дә гарнир да әзерләсәгез, 4 кешелек була).
Ингредиентлар:
- 380г балык кисәкләре (стейк яки филе)
- 5г үсемлек мае
- 50г эретелгән сыр
- 100г 10% сөт өсте (сливки)
- 60г помидор
- тоз
- тәмләткечләр: лимонлы борыч, петрушка, Италия кухнясы үләннәре
⠀
Әзерләү:
1. Балыкны ике яклап та тозларга һәм майланган, кызган табага салырга.
2. Балык кызарганчы ике яклап та кыздырырга.
3. Помидор (булса - урталай бүленгән черри кулланыгыз), приправалар, сөт өсте, уылган эретелгән сыр өстәргә.
4. Болгатып һәм балык өстенә соусны сибеп торып, сыр эреп беткәнен көтәргә.
Сөт өстен кайнатып чыгармаска.
Нет комментариев