Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Гөреҗдәдән икра

Әлеге икрадан аш пешерергә, яки соуска, иткә, бәрәңгегә өстәмә итеп кулланырга була.

Кирәк була:

  • гөмбә – 1 кг
  • суган – 500 гр
  • кишер – 500 гр
  • сарымсак – 2 баш
  • тоз – 1 ч.к. (өеп)
  • борыч – ¼ ч.к.
  • үсемлек мае – 100 мл

Барлык шартын үтәп юылган һәм пешерелгән гөреҗдәне пычак яки блендер ярдәмендә вакларга (пюре ясамагыз).

Суган белән кишерне вак кына итеп турарга һәм тирән табада, алтынсу төскә кергәнче, кыздырырга. Гөмбәне һәм пресс аркылы сыгылган сарымсакны кушарга, тоз-борыч өстәргә. Болгата-болгата 15 минут пешерергә. Әзер булгач, банкаларга тутырып һәм капкачлар белән томалап, кәстрүлдә 20 минут (кайнап чыккач) акрын утта стерильләштерергә. Суны банкаларның «җилкәсенә» җитәрлек итеп салыгыз, кәстрүл төбенә чиста чүпрәк җәяргә онытмагыз.

Аннары банкаларны алып, капкачларын яхшылап борып ябыгыз һәм суынганчы төреп тотыгыз. Банкаларны әйләндерергә кирәкми.

Фото: Гөлнара Вәлиева, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев