Әрекмән яфрагы һәм гөмбәле голубцы ашаганыгыз юктыр әле!
Пешереп карагыз менә.
Кирәк:
- 200 гр – гөмбә (үзегез җыйган, катырылган)
- 1 кишер
- 2 баш суган
- ½ ст. дөге
- тоз-борыч
- үсемлек мае (кыздыру өчен)
- 8-10 әрекмән яфрагы
Әзерләү алдыннан әрекмән яфрагын 2-3 сәгатькә тозлы суга салып торырга. Суганны ваклап турарга, кишерне кыргычтан уарга, гөмбәне турарга. Үсемлек маенда башта суганны, аннары кишерне өстәп, соңыннан гөмбәне кушып, кыздырырга. Дөгене тозлы суда пешерергә, гөмбәләр белән кушып болгатырга, тәменчә тозларга-борычларга. Әрекмән яфрагыннан сабагының каты өлешен кисеп алырга. Һәр яфракка эчлекне салып, төрергә һәм атланмайда ике яклап кыздырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев