Яшел Узэн районы тег белән яңалыклар
-
Урамда – кыш... Чана, чаңгы шуар чак
Спорт белән шөгыльләнү бүген, чынлап та, модада. Элек тә чаңгыда, тимераякта шуа, хоккей уйный идек инде, диярсез. Шулайдыр да, тик бүген авылларда, берсеннән-берсе күреп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылучыларның көннән-көн артуы үзенә бер күңелле. Авылны һич кенә дә кышкы йокыга талган дип әйтеп булмый, җәмәгать. Киресенчә, кичен салада икенче тормыш башлана гына әле.
-
Бәхетле дә инде Бакырчы балалары! (Фото)
Чынлап та, бәхетле. Кечкенә генә авылда яшәсәләр дә, шәһәрдәге яшьтәшләреннән бер генә ким җирләре дә юк.
-
Күгәй егетләренә тиңнәр юк
Әйе, һич кенә дә арттырып әйтүебез түгел, кызлар, батыр егетләр Күгәйдә яши. Алар, чын мәгънәсендә, батыр. Нинди генә турнирда катнашсалар да, җиңү белән кайталар.
-
«Дусларыңа, якыннарыңа подписка бүләк ит!»
Әлеге акция кысаларында «Яшел Үзән»не бер яки ике туганына гына яздырып канәгатьләнмичә, мөмкинлекләре җитеп бетмәгән күп балалы гаиләләргә һәм олы яшьтәгеләргә дә газетабызны алу мөмкинлеге бирүчеләр бар.
-
Акъегет халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрне онытмас
Соңгы елларда онытылган бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны барлау, халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан танышуга игътибар арта бара.
-
Заһидулла Шәфигуллин музей-йорты ачылды
Акъегет авылының күп кенә кешеләре чит шәһәрләрдә үзләренең кибетләрен ачып сәүдә итәләр, зур байлыклар туплыйлар.
-
Республикабыз киләчәге сезнең кебекләр җилкәсендә
Бер ел бер мизгелдә узды да китте. Гадәттә ел ахыры үткән көннәргә нәтиҗә чыгарыр, анализ ясар вакыт. Узган атнада республикада «Иң яхшы ярдәмчел хуҗалык» бәйгесендә җиңүчеләрне ачыкладылар. Бүләкләнүчеләр арасында безнекеләр дә бар. Ул Норлат авылыннан – Гүзәл Шиһапова.
-
Акъегет авылында ике зур вакыйга булган
Хәзер авыл тормышы җанлана бара: кайсысында милли йолаларны торгызалар, икенчелләрендә музейлар, мәчетләр ачыла, фермерлар барлыкка килде.
-
“Кышкы каникуллар” профилактик чарасы башланды
Яшел Үзән Дәүләт автоинспекциясе агымдагы елның 25 декабреннән 2018 елның 7 гыйнварына кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшен көчәйтәчәк.
-
Сөбханаллаһ диярлекләре бар
Бакырчыга кабат бәйрәм рухы иңде. Монысы аеруча кадерле, күңелне сафландыручы, иман байлыгын ныгытучы чара иде. Биредә зурлап Мәүлид бәйрәмен уздырдылар.
-
Безнең йортта (ишегалдында) – Яңа ел
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, инде традиция буларак Яшел Үзән районы башлыгы һәм «Яшел Үзән» газетасы призына ел саен үткәрелә торган конкурска фотоларны кабул итәбез.
-
Мактаулы исем
Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен
-
Соңарган әманәт
Авылыбызның үткәне турында истәлекләр туплаганда күп кенә материалны Рабига апа Дәминовадан яздырып алган идек. Ул сугыш елында һәм соңрак та авыл Советы рәисе булып эшләгәнгә, авылның яшәешен, сулышын белгән кеше. Мәктәптәге очрашуларда аның төгәл көне-сәгате белән хәтерләп әйткән, сөйләгәннәре күз алдымда.
-
Яшел Үзән шәһәрендә истәлекле вакыйга
16 ел элек нигез салына башлаган һәм бөтен шәһәр халкы, предприятиеләр ярдәме белән төзелеп сафка баскан һәм шәһәрнең архитектура үзәгенә әверелгән үзәк мәчет - Җәмигъ мәчете рәсми ачылды.