Гөнаһларыбыз ярлыкана торган көн
Менә Аллаһка шөкер, ел буе сагынып көтеп алган изге Рамазан ае да тәмамланып килә. Шушы изгеләрдән изге айда мөселманнар иртәнге бәрәкәтле вакытларда сәхәр ашады, кичләрен мул табыннар артында ифтар кылды. Көндезләрен ашау-эчү, якынлык кылудан гына түгел, ә телне начар сүзләрдән тыеп ураза тотты. Кичләрен ураза тоткан мөселманнар мәчетләргә барып Тәравих намазлары укыды.