«Яшел Үзән» бүләк өләшә
Шөкер, тормышыбыз түгәрәк: ашарыбызга ризык, кияребезгә кием бар. Иң мөһиме күңелебез тыныч булсын. Бүгенге ыгы-зыгылы заманда, күзне әлеге дә баягы компьютер экранына төбәп түгел, ә кәгазь исе аңкып торган газетаны кулга алып, тынычлап ял итү кирәк. «Яшел Үзән» күңел халәтегезне баетырга, районда, республикада барган яңалыклар белән таныштырып барырга, һәрвакыттагыча, әзер.