Архангельскида – яңа мәчет
Архангельскида тантаналы төстә тарихи мәчет ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән берлектә “Ак Барс холдинг” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Иван Егоров һәм “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”ның генераль директоры Ренат Мистахов та катнашты.