Күктә – меңнәрчә шар, йөрәкләрдә – дога
Яшел Үзән халкы, Россиядә узган матәм көненә кушылып, Кемеровода тереләй янып үлгән балалар һәм өлкәннәр истәлегенә күккә йөзләрчә ак шар очырды. Шундый юл белән Яшел Үзән якыннарын югалтучыларның тирән кайгысын уртаклашты.