2018 елга йолдызнамә
Үлчәү (24.09–23.10)
2018 елда уңышыгыз бары үзегездән тора. Язмыш сезгә тормышыгызны яхшырту өчен берничә мөмкинлек бирәчәк, аны бары ычкындырмаска гына кирәк. Сәламәтлеккә елның беренче өч аенда сак карарга киңәш ителә. Эш белән нык мавыкканнар салкын тидерергә мөмкин. Һәм авыруны аяк өсте генә кичерү дөрес булмас. Көтелгән ялыгызны су буенда уздырыгыз, йөзү нерв системасын тынычландырыр. Ялгыз ир-атлар, ниһаять, сөйгән ярларын табар. Һәм гаилә кору өчен вакытны сузмагыз, соң булуы мөмкин. Үлчәү йолдызлыгы астында туган хатын-кызлар барлык мәшәкатьләрне онытып, ләззәтләнеп яши ала. Ир-атлар теләсә нинди проблемаларны чишәргә әзер булыр.