Яшелчәләр турында
БАКЛАЖАН
+Кабыгы белән ашасаң файдалырак. Аңарда ракка каршы көрәшүче биофлавоноидлар күп. Баклажанның тышчасы, шулай ук, күз күремен яхшырта. Гомумән, барлык шәмәхә продуктларны (баклажан, слива, черника) «киемендә» килеш ашарга кирәк, чөнки аларда А витамины күп, ә ул күзгә бик кирәк. Тик әзерләр алдыннан кисәкләргә турап тоз сибәргә кирәк, берәр сәгатьтән ул сок чыгарып, әчесе бетә.