Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Зәмирә Рәҗәповадан кышка бик тәмле рассольник РЕЦЕПТЫ

«Кышын бик уңайлы.

Әзер шулпага бәрәңге һәм бер банка расоольник салып җибәрәсең. Тагын да тәмлерәк булсын өчен, «охотничьи» колбасасын кыздырып салам. Бик тәмле була», – дип язган ул.

Ингредиентлар: 250 грамм арпа ярмасы (перловка), 250 мл су, 60 мл үсемлек мае, 60 мл 9 процентлы аш серкәсе, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 1 кг кыяр, 750 грамм помидор, 450 грамм кишер, 450 грамм суган, 5-6 дәфнә яфрагы, түгәрәк кара борыч.

Ярманы су үтә күренмәле булганчы юарга, аннары салкын суда калдырырга. Ул бүрткәндә помидорның кабыгын чистартырга, аны шакмаклап турарга яки блендер белән вакларга.

Барлык ингредиентларны бергә кәстрүльгә салып болгатырга. Аннары су, тоз, шикәр комы, дәфнә яфрагы, түгәрәк борыч салып болгатып куярга, яшелчәләрнең согы чыксын өчен 10 минут көтәргә. Кайнап чыккач сүрән утта 30 минут пешерергә, төбе көймәсен өчен болгаткалап торырга кирәк.


Стерильләштерелгән банкаларга тутырырга, салкында сакларга.

Чыганак: 1001 КИҢӘШ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев