Ярты сәгать эчендә телеңне йотарлык чәк-чәк пешерәбез
Бәйрәм табынына милли ризык - чәкчәк әзерлибез.
Чәк - чәк
Камыр өчен кирәк була:
1 туңып эрегән (җылынган) йомырка,
ярты стакан сөт,
сода әз генә,
он салып каты итеп басабыз һәм камыр җәябез. Камырыбызны озынча кисәкләргә кисәбез, майны кыздыргач, әзер камырыбызны салып җибәрәбез.
3-4 минут пешергәч,сөзеп алып ,кәгазь салфеткага салабыз. Без баскан камыр чәк - чәге, өч тапкыр пешереп алырга җитәчәк.
Баллау өчен:
1 стакан шикәр комы
ярты стакан су,
ике калак бал, барысын бергә 10 минут кайнатабыз һәм баллыйбыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев