Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Үз сутындагы томат

Кышка аш серкәсе кушылмаган үз сутында ясалган помидорлар бик тәмле килеп чыга. Авыз итеп караганнан соң, башкача ябасыгыз да килмәс, мөгаен.

Кирәк: 2 кг помидор, 2,5 а.к. тоз, 3 а.к. шикәр комы, 1,5 л томат согы, 5 борчак хуш исле борыч, 2 данә дафнә яфрагы, 2 данә канәфер.

Нык, матур помидорларны банкаларга тутырып, өстенә кайнап торган су коябыз һәм капкач ябып торабыз.

Шул арада томат согы әзерлибез. Аны сок сыккыч аркылы чыгартып та, яки помидорларны блендер белән изеп, иләк аша үткәреп тә ясарга була. 1,5 литр сок чыксын өчен, якынча 2 кг помидор кирәк.

Сокка тоз, шикәр комы, тәмләткечләрне кушып, 15 минут кайнатабыз. Аннары банкалардагы суны түгеп, кайнар сокны салып, капкачлап куя­быз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев