Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Үз согында помидор

Тәмле булсын!

Быел булмас инде дигән помидорларыбыз да яхшы уңды, шөкер. Инде нишләтеп бетерергә боларны дип, аптырашта калучылар да бардыр. Сезгә үз согында маринадланган помидор рецепты тәкъдим итәбез. Моны бер авыз итеп караганнан соң, башкача итеп ябасыгыз да килмәс, бик тәмле була.

2,5 кг помидорны банкаларга ябу өчен кирәк була:

  • 1,5 кг помидор (монда йомшарганнары да, матур булмаганнары да ярый)
  • 0,5 кг татлы борыч
  • 300 гр шикәр комы
  • 100 гр 9%лы аш серкәсе
  • 100 гр сыек май
  • 1,5 а.к. өеп тоз
  • 3 тырнак сарымсак

Помидор белән татлы борычны иттарткычтан чыгартып, сарымсак белән серкәдән кала барлык ингредиентларны кушып, 25 минут кайнатырга. Ул арада 2,5 кг помидорны стерильләштерелгән банкаларга тутырырга (артык зурларын – дүрт, уртачаларын – икегә бүләргә, кечкенәләрен бөтен килеш). 25 минуттан соң катнашмага сарымсак белән аш серкәсен дә өстәп, кабат 5-7 минут кайнатырга да, банкалардагы помидорлар өстенә салырга. Һәр банканы 20 минут пар ваннасында тотарга һәм капкачлап, әйләндереп куярга. Суынганчы шулай тора.

Авыз иткәндә телегезне йотмагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев