Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Телеңне йотарлык лагман рецепты

Лагман тәмле булсын өчен нәрсә кирәген уңган хуҗабикәләр әйбәт белә. Әлбәттә, тәмләткечләр! Әлеге рецепт та тәмләткечләргә бай.  

Кирәк булачак тәмләткечләр:
Кипкән, шәмәхә төстәге базилик — 1 б. к.
Зира — 1 б.к.
Кориандр, кипкән селдерей, бадьян — тәм буенча
Тоз — 1 б.к. артыграк
5 тырнак сарымсакны уабыз. Чили борычын орлыкларыннан арындыргач, вак-вак итеп турыйбыз. Казанда зур итеп туралган 2 кызыл суганны кыздырып алабыз. Шуңа 400 гр сыер ите (4*4 см туралган) өстибез. 10 минутлап суганлы ит кыза. Шуннан шакмаклап туралган яшелчәләрне өсти башлыйбыз:
— 3 селдерей
— 2 болгар борычы
— 2 помидор
— 3 бәрәңге
— 1 кишер
— 1 яшел ачы торма
Хәзер 1-1.5 литр шулпа салырга кирәк. 30 мин тирәсе томалап пешерәбез.
Ул арада табага май салып баягы тәмләткечләрне кыздырабыз. 3 минут кыздыру җитә, шуннан соң аларны да казанга салабыз.
Шуннан утны сүндереп куегыз: үзе пешеп бетәргә тиеш. Лагманга токмачны пилмәннән артып калган камырдан үзегез киссәгез дә була, кибетләрдә дә сатыла.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Тулырак: http://sabantuyjournal.ru/news/tabyn/telene-yotarlyk-lagman-retsepty

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев