Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ташкабактан коймак

Бакчаларда ташкабаклар да өлгерде. Аннан тәмле ризыклар пешереп, якыннарыгызны сыйлагыз әле. Бүген коймак пешерәбез, әзерләве бик җиңел һәм тәмле дә.

Кирәк була:

  • ташкабак – 500 г
  • суган – 1 данә
  • йомырка – 1 данә
  • он – 3 аш кашыгы
  • тоз, борыч – тәменчә
  • кыздыру өчен сыек май.


Ташкабакны һәм суганны эре угычтан уабыз һәм болгатабыз. Ташкабакның согын сыгып алырга онытмагыз. Әлеге катнашмага йомырка салабыз һәм акрынлап, төерләре калмасын дип, болгата-болгата он өстибез. Коймак өчен камыр әзер, кызган табада пешереп алырга гына кала.

Тәмле булсын, дуслар.

Ә сез ташкабактан ниләр әзерлисез, языгыз, безнең белән уртаклашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев