Тәмле салат
Караҗимеш, тавык ите, сыр һәм йомыркалы әлеге салат һәр хатын- кыз күңеленә хуш киләчәк һәм алар бу тәмле кабымлык белән ирләрен дә сыйлаячак.
Үзенчәлекле тәмле бу салат теләсә нинди бәйрәм табынында да сер бирмәячәк. Авыз итеп карагыз!
Кирәк:
Тавык ите – 350 гр
Йомырка – 2 данә
Кара җимеш – 50 гр
Кыяр (свежий) – 1 данә
Каты сыр – 50 гр
Каймак – 50 гр
Тоз һәм төелгән кара борыч –
тәменчә.
Тозлы суда пешерелгән тавык итен, кара җимешне, йомыр ка һәм кыярны саламлап турарга. Сырны эре кыргычтан уып, барысын бергә катнаш тырып, каймак яки майонез, тоз һәм борычны кушып, болгатырга. Тәмле салат әзер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев