Табынга тәмле кабымлык
Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул һәм ямьле булсын!
Бәрәңгене эре угычтан уып, өстеннән салкын су йөгертәбез һәм саркытырга куябыз. Ул арада 1:1 исәбеннән йомшак сыр (плавленый) һәм, русчалатып әйтсәң, творожный (сливочный) сырны бергә кушып, шуңа чама белән генә туралган яшел укроп салабыз.
Саркыган бәрәңгегә берничә бүлем кыргычлап сарымсак, тоз һәм кара борыч өстибез. Майлы табага берәр кашык салып ике ягын да кыздырып алабыз. Суыгач, өстенә әзер кремны сылап, кызыл балык һәм яшелчәләр белән бизибез.
Рецепт һәм фото авторы – Рамилә Закирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев