Розалия Ибрагимова алмадан бик тәмле желе рецепты тәкъдим итә
Быел алма бик күп түгел, шулай булса да оныкларга коймак белән чәй эчәргә желе ясыйсы килә.
Быел бер чиләк алма янына өч апельсин да кушып пешердем әле, бик тәмле була икән.
Рецебы шул ук, бер зур чиләк алма, өч апельсин, 2 литр су салып изелгәнче пешердем дә, иртәнгә чаклы суы чыксынга ике катлы капрон челтәр аша сөзәргә куйдым.
Иртәнгә куе алма согы әзер, 2 литр чыкты.Шуңа 2 кг шикәр комы салып сәгатькә якын кайнаттым. Төсе дә матур булды.
Дөньяларыбыз тынычланып китеп, бәрәкәтле ризыклар булсын инде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев