Өйдә туңдырма әзерлибез
Рецепт.
Өшеткән бананнарны блендер/миксер аша изеп, сөт салабыз (2 бананга 1 ст сөт чамасы белән). Миксерда бик яхшылап болгатабыз. Күбекләнеп менәргә тиеш. Шуңа 2-3 аш кашыгы куертылган сот (сгущёнка), 1 аш кашыгы бал салабыз. Шоколад яисә җиләк-җимешләр салырга була (минем очракта шоколад). Кем ничек ярата. Тагын яхшылап болгатабыз һәм килеп чыккан массаны катырырга куябыз.
Туңдырма әзер!
Алисә Фәйзуллина рецепты һәм фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев