Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Өй шартларында квас әзерлибез.

Квас ясау өчен 4 литр кайнаган су, 500 грамм искергән арыш ипие, 1 стакан шикәр комы, 40 грамм чүпрә, бер аш кашыгы йөзем, бөтнек һәм кара карлыган яфраклары кирәк.

Ипигә кайнар су салып, аны дүрт көнгә җылы урынга куябыз. Шуңа шикәр комы, чүпрә, яфраклар салырга кирәк. Савытның өстен чиста чүпрәк белән каплап, бер тәүлеккә төнәтергә куярга. Ул ачыгач, сөзәргә һәм шешәләргә тутырып, аларга йөзем кушарга, суыткычка куярга кирәк. Квас өч тәүлектән соң әзер була.

Тәҗрибәле хуҗабикәләр квасны көн саен яңартып, ясап торалар. Моның өчен банканың төбенә җыелган апараны түкмичә, өстенә бер телем арыш икмәге, җылы су, тәменчә шикәр комы өстәп иртә белән банканы кояшлы урынга кую да җитә. Икенче көнгә иртә белән күбекләнеп әчеп утыручы квасны сөзеп, суыткычка куярга, аның урынына тагын су, икмәк, шикәр өстәп, яңасын җылы урынга куярга гына кирәк.

Чыганак-фото: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев