Лимон кексы рецепты тәкъдим итәбез
Тәмле булсын!
Кирәк:
- Атланмай – 1 а.к.
- Шикәр комы – 1 ст.
- Эремчек – 360 гр
- Йомырка – 4 данә
- Лимон – 1 данә
- Сода – 1,5 ч.к.
- Он – 2 ст.
Ярты стакан шикәр комы, май һәм эремчекне бертөрле масса барлыкка килгәнче кушып болгатырга. Лимонны кабыгы белән бергә блендер ярдәмендә изәргә һәм массага салырга. Йомырканы калган шикәр комы белән аерым савытта болгатып, шулай ук, эремчекле катнашмага кушарга. Аннары сода һәм онны да өстәп, камыр бутарга. Формага яки табага салып, 200 градускача кызган мичкә куеп, 40-60 минут пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев