Кышка чәчәкле кәбестә
Тәмле булсын!
Кирәк була:
чәчәк кәбестәсе – 3 кг
уртача зурлыкта кишер –
3 данә
сарымсак – 3 баш
әче борыч – 1-2 данә (зурлыгына карап)
петрушка – 1-2 бәйләм (зурлыгына карап)
Тозлык өчен:
су – 3 л
шикәр комы – 2 стакан
9%лы аш серкәсе – 2 стакан
үсемлек мае – 1 стакан
тоз – 4 аш кашыгы
борчаклы борыч
дафнә яфрагы
Кәбестәне чәчәкләренә аерырга, кишерне боҗралап, яки үзегез теләгән формада турарга, петрушканы вакларга, сарымсакны тырнакларга аерырга, әче борычны боҗралап кисәргә. Банка төбенә (0,5 яки 0,7 л) башта яшел үләнне, аннары берничә кисәк кишерне һәм 2-3 боҗра борычны салырга, шулар өстенә кечкенә кисәкләргә бүленгән кәбестә чәчәкләрен бастырыклап тутырырга, һәр банкага үзегез яратканча борчаклы борыч һәм дафнә яфрагы өстәргә. Аннары, әлегә үсемлек мае белән аш серкәсе салмыйча гына кайнаткан тозлыкны салырга. Өсләренә капкач каплап, 15-20 минут тотарга. Суларын кәстерүлгә бушатып, инде май һәм серкәне дә салып, кабат кайнатып чыгарырга да банкаларга тутырып, капкачлап һәм шул ягы белән бастырып, төреп куярга. Суынганчы шулай торсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев