Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

"Кырмыска оясы" торты

"Кырмыска оясы" - иң яратып пешергән тәмлүшкәләремнең берсе.

Кем ничектер, мин аның камырына йомырка салмыйм. Шуңадырмы, ул бик йомшак килеп чыга. Рецебын язып алып пешереп карагыз әле. Бәлки, минем рецепт сезгә дә ошап китәр?!
Башта 1 пачка ак майны эретергә куям. Ул эреп беткәндәрәк 3 аш кашыгы писүк салам. Әкрен генә болгата-болгата писүкне эретеп бетерәм. Писүкле май суынуга, өстенә 3 аш кашыгы каймак ( кибетнекен) салам, аннары онга 2 бал кашыгы камыр йомшарткыч ( разрыхлитель ) өстим дә каты гына итеп камыр басам. Шуннан аны туңдыргычка ял итәргә озатам. 1-2 сәгать ял иткәч, я иттарткыч аша, я кыргыч аша чыгарып, камырымны табага тезәм. Алдан җылынырга куелган духовкада 15-20 минут чамасы ( кызара башлаганчы) пешереп алам. 
Кремын болай ясыйм: бер банка вареная сгущенкага 1 пачкадан чак кына азрак йомшарган ак май салып туглыйм. Искәрмә: май кушмасаң, торт корырак килеп чыга. 
Аннары вакланган печеньеләрне кремы белән бутап, тыгызламыйча гына тәлинкәгә өям һәм өстенә мәк сибәм. Бу ризыкның өстен эретелгән шоколад белән бизәгәннәрен дә дә күргән бар. Минем үземә мәк белән бизәлгәне ошый, шуңадырмы, шоколад белән эксперимент ясап караганым юк. 
"Кырмыска оясы" торты бик җиңел һәм ансат кына әзерләнә. Бер генә минусы бар - калориясе күп. Үзем кебек лишний килограммнардан интегүчеләргә аны иртәнге яктарак ашарга киңәш итәр идем. Мәгълүм булуынча, иртәнге якта бөтен нәрсәне дә ашарга ярый. Хәтта күп калорияле "кырмыска оясы"н да! Монысы - диетологлар тарафыннан мең кат расланган факт!
Венера МӘҖИТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев