КУЕРТЫЛГАН СӨТ БЕЛӘН ҖИЛӘК һәм ҖИЛӘК КАЙНАТМАСЫ рецептлары тәкъдим итәбез
КУЕРТЫЛГАН СӨТ БЕЛӘН ҖИЛӘК
5 кг бакча җиләген юып, чистартып, блендер белән изәргә. 1 л куертылган сөт (сгущенка) өстәргә һәм 200 г
тирәсе шикәр комы кушарга. Яхшылап болгатып, контейнерларга тутырырга һәм туңдыргычка куярга.
Куертылган сөт белән җиләк коймакка ягып ашарга тәмле.
ҖИЛӘК КАЙНАТМАСЫ
5 кг җиләк, 6 кг шикәр комы, 1 стакан су кирәк булыр.
Суга шикәр комы кушып кайнатып, ширбәт ясарга. Җиләкләрне юып, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Өстенә кайнар ширбәт агызырга, суынганчы тотарга. Аннан ширбәтне кире бушатып, кайнатып чыгарырга. Тагын җиләкләр өстенә агызырга. Шулай өч тапкыр кайнатып коярга була. Аннан капкачын ябып, салкынча урынга куярга.
Тәския ВӘГЫЙЗОВА рецептлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев