Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кишер кәтлите

Бик файдалы да, әзерләргә дә җиңел, кыйммәткә дә чыкмый. Ә тәмлеее...

Кирәк:
Кишер – 2 данә
Йомырка – 2 данә
Уылган сыр – 3 аш кашыгы (50 гр)
Суган – 1 баш
Сарымсак – 1 тырнак
Манный ярмасы – 2 аш кашыгы
Кәтлит әвәләү өчен манныйлы он – 6 аш кашыгы
Тоз, борыч һәм кыздыру өчен үсемлек мае.

Вак итеп туралган суган белән сарымсакны һәм кыргычтан уылган кишерне табада 10-15 минут капкач астында пешереп алабыз. Кишерне мичтә яки аз гына суда  (салатка пешергән кебек) пешерсәгез дә була.
Аннары савытка бушатып, тоз, борыч, йомырка һәм сырны кушып, блендер ярдәмендә изәргә. Шуннан соң манный ярмасын өстәп, бутарга һәм бүртсен өчен 15-20 минутка калдырырга.
Шул массадан кәтлит формалары ясап, 1:1 нисбәтендә кушылган манный белән он катнашмасында әвәләп, алсу тышча барлыкка килерлек итеп, ике яклап кыздырырга.
Әлеге кәтлитләрне, теләгегез булса, 180 градускача кыздырылган мичтә 20 минут тирәсе пешереп алырга да була (әгәр дә кыздырганны ашамасагыз).
Әзер кәтлитләрне табынга каймак белән бирсәгез, яхшырак.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев