Кетер-кетер килеп торган кыяр тозлау ысулы
Аш-су остасы Әлфинур Нәҗметдиновадан кыяр тозлау ысулы
Салкын ысул. Банка һәм капкачларны стерильләштерәбез, әмма кыяр өчен суны кайнатмыйбыз.
Маринад өчен кирәк булачак:
3,5 литр су (салкын су),
3 аш кашыгы тоз,
200 граммлы 2 стакан шикәр комы,
9 процентлы 2 стакан аш серкәсе.
Кәстрүлгә шуларның барысын да салып, болгатабыз. Кыярларны яхшылап юабыз, банкаларга (кыяр зурлыгына карап, өч литрлы 2–3 банка кирәк) тутырып, тозлык салабыз да капкач белән ябабыз.
Чыганак:Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев