Кабак белән дүртпочмаклар
Кызганыч, монда ризыкның тәмен җиткереп булмый, фотоларын гына. Пешереп карагыз әле, бәлки кабак иң яраткан ризыгыгызга әйләнер!
Камыр өчен кирәк була:
1 стакан җылы су,
2 йомырка,
1 чәй кашыгы тоз,
2 аш кашыгы шикәр комы,
100 г акмай (эретеп),
3 аш кашыгы усемлек мае,
чүпрә "люкс" 15 гр.
Башта сөткә 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы он, 15 гр чамасы чүпрә салып, кабартып алам, аннан шуңа калганнарын салып, камыр басам. 1 сәгать эчендә камыр әзер була.
Эчлек өчен кабакны, үрдәк итен, башлы суганны вак кына шакмаклап турыйм. Барсын бергә кушам, тоз, борыч, төелгән зира өстәп, яхшылап болгатам. Эчлек әзер.
Дүртпочмаклар ясап, 180-200 градуслы мичтә 45 минут пешерәм. Искиткеч тәмле ризык була.
Пешерегез, чәйләрегез тәмле булсын!
Рецепт һәм фото авторы – Зөһрә Вәлиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев