Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Җир астына төшкән, кып-кызыл булып пешкән

Иң талымсыз үсүче яшелчәләрнең берсе чөгендер инде ул.

Карасаң да үсә, карамасаң да. Шундый гади булуына карамастан, үзе кеше өчен бик тә файдалы.

Яратасызмы кызыл чөгендерне?
Димәк, әлеге салат сезнең өчен.


Кирәк була:
чөгендер – 250 гр.
суган – 1 баш
маринадланган кыяр – 2 данә
 йомырка – 2 данә
 сарымсак – 2 тырнак
 майонез яки каймак – тәменчә
тоз – тәменчә


Суганны вак итеп турап, алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Маринадланган кыярларны, шулай ук, ваклап турарга һәм суган янына «озатырга». Шунда ук вакланган сарымсакларны да өстәп, 5 минутлап кыздырырга.
Ике йомырканы турарга. Әзер чөгендерне эре кыргычтан уып, салат савытына салырга. Өстенә йомырка һәм кыздырылган кыярлы суганны кушарга. Каймак яки майонез белән барысын бергә болгатырга. Тозны үз тәмегезгә чамалап сибегез, чөнки кыяр тозлы. Кыздырылган маринадланган кыяр үзенчәлекле тәм бирә.


Инде сүз чөгендер турында кузгалгач, бу яшелчәнең файдасы турында да искә алып узыйк.


Ул эчәклекне шлаклардан, кан тамырларын атеросклероз, инфаркт, инсульт үсеше куркынычын киметеп, холестерин бляшкаларыннан нәтиҗәле чис тарта. Кан йөреше процессын, организмда матдәләр алмашын көйли. Бәвел куу үзлегенә ия, гипертоникларда кан басымын төшерә. Хроник эч кату белән көрәшергә булыша, э чәк эшчәнлеген көчәйтә.
Пешмәгән чөгендергә өстенлек бирегез. Пешкәнендә күп кенә файдалы матдәләр калса да, фруктан һәм нитратларның күп өлеше югала, димәк, артериаль кан басымын төшерергә булышмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев