Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Иң тәмле туңдырманы үзебез ясыйбыз

Җәй һәм туңдырма бер-берсеннән аерылгысыз инде ул.

Сүзен генә ишетсәк тә авыз сулары килә. Кибеттә аның нинди генә төрләре юк, әмма сыйфатлысын сайлап алам ди­сәң, башлар әйләнә. Бәясе дә шаккатмалы әле аның. Шуңа күрә, әйдәгез, үзебез ясыйбыз!

Кирәк: 

35%лы салкын сөт өсте (сливки) – 500 мл, куертылган сөт (сгущенка) – 1 банка (380 гр).
Икесен бергә кушып, крем рәвешенә кергәнче, миксер ярдәмендә яхшылап болгатырга һәм 8 сәгатькә катыргычка куярга.

Әгәр дә теләсәгез, формаларга салып яки кибеттән алынган вафли коржлары куллансагыз була (аслап-өсләп корж, уртасына крем). Бик тәмле туңдырма килеп чыга, кибетнеке бер кырыйда торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев