Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Иң олы кунаклар - оныклар өчен тәмле сый

РЕЦЕПТ

Эремчекле - бананлы десерт

Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.

Нәрсәләр кирәк булачак?
(2 порция өчен)
Йомшак эремчек – 200г
Натураль йогурт – 100 г
Бал – 1 аш кашыгы
Банан – 2шт
Шоколад

Ничек итеп әзерлибез?

1) 1,5 бананны кисәкләргә бүлгәлибез һәм йогурт, эремчек белән бергә бер савытта болгатабыз.

2) Бөтенесен бергә блендер белән болгатабыз.

3) Хәзер, болгатуны дәвам итеп, бал салырга кирәк була. Нәтиҗәдә, куе крем барлыкка килергә тиеш.

4) Десертны стаканнарга салабыз. Ара-тирә түгәрәк итеп туралган бананнарны салып җибәрәбез.

5) Десерт өстенә угычтан уылган шоколад сибәбез, яки үзегез теләгән җиләк-җимеш белән бизибез дә бетте!

Тәмле булсын!

 

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев